Әдәбияттан БРИ сораулары. Г.Тукай "Милли моңнар".

(*) белән билгеләнгән юлларны тутыру мәҗбүри!

В өлешендәге биремнәргә җавапларыгызны татарча баш хәрефләр кулланып, бушлык калдырмыйча, сүз, сүзтезмә яки сүзләр тезмәсе итеп языгыз.

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле, -
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.

Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә
Татар күңле ниләр сизгәнен;
Мискин булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.

Күпме михнәт чикте безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән:
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызлып-сызлып чыга күңленнән.

Хәйран булып җырын тыңлап тордым,
Ташлап түбән дөнья уйларын;
Күз алдымда күргән төсле булдым
Болгар һәм Агыйдел буйларын.

Түзалмадым, бардым җырлаучыга,
Дидем: "Кардәш, бу көй нинди көй?"
Җавабында милләттәшем миңа:
"Бу көй була, диде, Әллүки!"

В1 Сызлып-сызлып чыга күңленнән... Әлеге шигъри юлда кулланылган тропны языгыз. *

В2 Әсәрдә чагылыш тапкан теманы билгеләгез. *

В3 Г.Тукайның "Милли моңнар" әсәре лирика төренең кайсы жанрына каравын билгеләгез. *

В4 "Күз алдымда күргән төсле булдым Болгар һәм Агыйдел буйларын" дигән юлларда Г.Тукай мөрәҗәгатьиткән стилистик фигураны атагыз. *

В5 Әсәрнең беренче строфасында мәгънә каршылыгына нигезләнгән стилистик фигураны атагыз. *

С1, С2 өлешендә 5-10 җөмлә күләмендә эзлекле җавап языгыз.

С1 Г.Тукайның "Милли моңнар"ы лирик героеның теләк-омтылышын аңлатып языгыз. *

С2 Г.Тукайның "Милли моңнар" әсәре шул чорның кайсы әдипләре иҗатына тематик яктан аваздаш. Фикерегезне берәр әдип иҗаты нигезендә дәлилләгез. *

WebAnketa.com

{index_page:short_slogan}